20нче март көнне Байлар Сабасы бистәсендә авыл хуҗалыгы товарлары ярминкәсе һәм Нәүрүз бәйрәме үткәрелә. Ярминкә иртәнге 8дә, бәйрәм 9.00 сәгатьтә башлана. Ярминкәдә шәхси эшмәкәрләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, предприятиеләр җитештергән товарлар тәкъдим ителә. Уеннар исә район мәдәният йорты каршындагы мәйданда һәм “Ямьле Саба” яр буенда үткәрелә. Җиңүчеләргә бүләкләр биреләчәк, һәркем учакта пешкән карга боткасыннан һәм пылаудан авыз итә алачак, ә бәйрәмдә катнашучыларга яхшы кәеф вәгъдә итәбез.