Итекле хоккей: күңелле дә, файдалы да

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

   Ап-ак карлы кыш узып та бара, димәк, аның көннәрен ничек тә булса күңелле һәм файдалы итеп үткәреп калырга кирәк. Шуны истә тотып, Байлар Сабасы бистәсенең спорт һәм бердәмлек сөя торган бер төркем ир-егетләре Пушкин урамындагы спорт мәйданчыгы артында карны эттереп, махсус мәйданчык ясауны сорап мөрәҗәгать иттеләр. Саф һавада итекле хоккей уйныйсылары килгән икән аларның!  Мәйданчык ясалды, егетләр яшь чакларын искә төшереп, рәхәтләнеп туп артыннан чапты, тирләде, пеште, егылды - бик кәнәгать калдылар. Менә шулай үтә торган ял көннәрегез күп булсын дигән теләктә калабыз.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International