Туктар авылы клубы сәхнәсендә спектакль

2021 елның 13 марты, шимбә

5 нче мартта Туктар авыл клубы сәхнәсендә, Россия һәм Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, күренекле язучы-драматург Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел, Татарстан Республикасында үткәрелүче Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, Саба муниципаль районы оешма-предприятие коллективлары арасында үткәрелүче “Театр яктылыкка, нурга илтә!” фестивале кысаларында, Шәмәрдән ашлык кабул итү оешмасы коллективы сәхнәләштергән Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” спектакле куелды.Спектакль кызыклы, эчтәлекле булды һәм тамашачыга бик ошады.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International