Чаңгы ярышлары буенча муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы

2021 елның 13 марты, шимбә

2021 елның 12 мартында Юдино бистәсенең чаңгы трассасында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узды. Ярышларда бөтен республикадан спортчылар катнашты. Һәр районнан стартка иң әзерлекле чаңгычылар командалары чыкты, һәр район җыелма командасы составында - 2 ир-ат һәм 2 хатын-кыз. Команда зачетында Саба районы спортчылары җиңү яулады! Безнең район данын ярышларда Гарипов Ирек Рамазан улы, Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы, Заһидуллина Гөлнара Мөхәммәтфәнис кызы, Солтанова Илүзә Азат кызы яклады. Хатын-кызлар арасында шәхси ярышларда Илүзә Азат кызы 2 нче урынны, Гөлнара Мөхәммәтфанис кызы 1 нче урынны яулады. Шәхси ярышларда ир-атлар арасында Ирек Рамазанович 2 урын, Азат Хөрмәтович 5 урынны яулады. Чын күңелдән аларны җиңүләре белән котлыйбыз, сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм барысына да уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International