Табигатьтә начар һава торышы булмый диләр. Ул нинди булса да, тормышыбыз дәвам итә. Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе эшчеләре техника йөреше өчен дә, җәяүлеләр хәрәкәте өчен дә уңайлылык тудыра: Байлар Сабасы бистәсендә юллар һәм тротуарлар вакытында кардан чистартыла.