Саба муниципаль районы Мичән авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

     2021 елның 9 мартында Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Мичән авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булды, аны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль–инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов үткәрде.
      Гражданнарны кабул итүне үткәрүнең төп бурычлары: кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү, кулланучылар культурасын һәм товарлар сатып алганда үз-үзеңне дөрес тотуны тәрбияләү.
      Кабул итү барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар нигезендә кулланучылар хокукларын тормышка ашыру мәсьәләләре яктыртылды, чөнки сатып алучы ролендә һәркем булырга тиеш. Һәм еш кына күпләр товарлар базарында яки хезмәт күрсәтү өлкәсендә кулланучылар хокукларын бозу очраклары һәм проблемалары белән очраша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International