Югары Симет мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Киленнәрнең уңганы , кайнананың булганы» дип исемләнгән бәйге -тамаша үткәрелде. Бәйгедә 4 кешедән торган ике команда катнашты. Катнашучылар җырга, биюгә, нәфис сүзгә, аш-суга булган осталыкларын күрсәттеләр.Бәйге -тамаша матур концерт номерлары белән үрелеп барды. Тамашачы хатын-кызларны авыл җирлеге башлыгы Әхмәдуллин И.Р. бәйрәм белән котлады.