Бәйрәм концерты

2021 елның 8 марты, дүшәмбе

Яз килүе һәрвакыт безгә шатлык, күтәренке кәеф бүләк итә. Ә җылы март кояшы белән бергә безгә искиткеч бәйрәм – 8 Март-Халыкара  хатын-кызлар көне килә. Бу көнне гүзәл затлар бүләкләр һәм котлаулар кабул итәләр.

Килдебәк авыл мәдәният йортында  6 март көнне «8 март-мәхәббәт һәм матурлык бәйрәме» - дип исемләнгән бәйрәм концерты булды. Концертта Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, авыл үзешчәннәре, Килдебәк урта мәктәбендә һәм балалар сәнгать мәктәбендә укучы балалар катнашты, шулай ук Мишәбаш авыл мәдәният йорты һәм Мәртен авыл клубы мөдирләре катнашты. Җыр һәм биюләр тамашачыларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте. Һәр чыгышны тамашачылар алкышларга күмделәр. Концерт бер сулышта, җылы иҗади шартларда узды. Концерттан соң Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Загидуллин Н.Н. барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлады һәм концертта катнашучыларга матур кичә өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International