5 март көнне Шекше авыл мәдәният йорты һәм китапханәсе мөдирләре укучылар өчен "Халык уен кораллары"дип исемләнгән мәдәният дәресе үткәрделәр.
Чара башында балалар төрле халыкларның уен кораллары тарихы белән таныштылар. Алан-Елга авылыннан Шәрипов Рәкыйп Нәҗип улы чараның хөрмәтле кунагы булды. Ул үзенең 12 яшендә гармунда уйнарга өйрәнүе, беренче тапкыр халык алдында чыгыш ясавы, әлеге инструментны үзләштерү серләре белән уртаклашты, татар халык көйләрен башкарып күрсәтте. Балалар да кул астындагы уен коралларын алып аңа кушылды. Әлеге чара балаларны музыкага һәм халык уен коралларына җәлеп итәргә һәм якынайтырга ярдәм итәр дип ышанабыз.