Бусагада Халыкара хатын - кызлар көне - 8 Март. 3 март көнне Ике басу Арташ авыл мәдәният йортында Олы Арташ һәм Язлы Арташ авыл клублары хезмәткәрләре белән берлектә язның иң җылы бәйрәмнәренә багышланган "Моңнар кайтсын авылга" дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Барлык концерт номерлары авылдашларның Гүзәл яртысында мәхәббәт һәм Наз хисе белән башкарылды. Тамашачыларга сәхнәдә яңа талантларны һәм башкаручыларны күрү бик куанычлы булды. Сәхнәдә һәр чыгыш тамашачыларның җылы алкышлары белән үрелеп барды. Бу чарада Татарстанда "Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы" игъланы чагылды.