Актаныш районы делегациясе визиты

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

Бүген, 2021 елның 3 мартында, Актаныш районыннан коллегаларыбыз бездә кунакта булды. Визитның максаты-спорт учреждениеләре эше өлкәсендә, шул исәптән районнарда массакүләм спортны үстерү кебек актуаль юнәлеш буенча тәҗрибә уртаклашу. Делегация Актаныш районы физкультура-спорт учреждениеләре җитәкчеләре һәм тренерларыннан торды. Визит кысаларында безнең кунаклар " САБА-АРЕНА спорт мәктәбе, «Саба» йөзү бассейны һәм «Сабантуй» спорт мәктәбендә булдылар. Визит ахырында "САБА-АРЕНА" спорт мәктәбендә Саба муниципаль районы һәм Актаныш муниципаль районы командалары арасында мини-футбол, өстәл теннисы һәм шахмат буенча иптәшләрчә уеннар узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International