Баскетбол ярышы

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

27  февраль көнне Килдебәк мәктәбе базасында  укучылар арасында 3*3 баскетбол ярышы булып узды. Әлеге ярышта үз зоналарында беренче, икенче урынны алган егетләр һәм кызлар командалары үзара көч сынашты. Уеннар бик мавыктыргыч булды, командалар ныклы хәзерлек белән килүләрен күрсәттеләр. 
Өченче урыннны Явлаштау мәктәбенең кызлар командасы һәм Саба гимназиясенең  егетләр  командалары яулады, икенчедә Сәләтле балалар мәктәбе кызлары командасы һәм Икшермә кадет мәктәбенең  егетләр командалары булды. Ә җиңүчеләр булып Тимершык мәктәбенең кызлар һәм егетләр командалары калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International