1 март – Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне

2021 елның 26 феврале, җомга

1 март – Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне, ул гражданнар оборонасы турында белемнәрне пропагандалау һәм мили коткару хезмәтләренең абруен күтәрү максаты белән үткәрелә.

Ел саен Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне жир шарында яшәүчеләрнең тормышын һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга карата мөһим мәсьәләләргә кагылышлы төрле девизлар астында уза. Халыкны эвакуацияләү, гадәттән тыш хәлләр зонасында калган кешеләрне тормыш белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү, зыян күргән объектларны һәм коммуникацияләрне торгызу, гуманитар йөкләрне озату, мәдәни мирасны саклау – барысыда гражданнар оборонасы вәкаләтләре.

Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне–халыкны яклауга катнашы булган барлык кешеләрнең дә бәйрәме, ә болар исә: җәмәгать тәртибен саклау, хәбәр итү һәм элемтә, медицина, инженер, янгынга каршы, коммуналь-техник, авто-юл, сәүдә һәм туклану, ягулык-майлау материаллары, мәдәни кыйммәтләрне саклау бурычларын хәл итү өчен билгеләнгән коткару хезмәтләре.

Гражданнар оборонасы көненең девизы: "Кисәтергә, өйрәтергә, ярдәм итәргә!"

Халыкара бәйрәм кысаларында, Саба муниципаль районынын барлык гомуми белеем бирү мәктәп диварларында Гражданнар оборонасы көненә куп кенә торле чаралар уздырыла. Мәсәлән, ачык дәресләр һәм сыйныф сәгатьләре үткәрелә, алар да табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда кешеләрнең гамәлләре турында фикер алышалар. Әлеге чараларны үткәрүнең төп максаты-укучылар арасында гражданнар оборонасы буенча белемнәрне пропагандалау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International