КВН 2021 Мәктәп Лигасының ярымфинал уеннары

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

25 февраль көнне Лесхоз урта мәктәбе  базасында  Балалар Иҗат үзәге тарафыннан оештырылган,  КВН 2021 мәктәп Лигасының ярымфинал уеннарының беренче көне узды. Уенда Лесхоз урта мәктәбе, Завод Нырты урта мәктәбе, Олы Кибәче урта мәктәбе һәм Сабабаш төп мәктәбе командалары узара көч сынашты. Һәр команда узләрен сәхнәдә иркен тотты, чыгышларның  юмор хисенә бай  булулары, бер берсен кабатланмас булулары белән аерылып торды.

Финалда катнашучы командалар барлык ярымфинал уеннарыннан соң билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International