13 нче февральдә Килдебәк авылы мәдәният йорты сәхнәсендә, Россия һәм Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, күренекле язучы-драматург Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел, Татарстан Республикасында үткәрелүче туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, Саба муниципаль районы оешма-предприятия коллективлары арасында үткәрелүче “Театр яктылыкка, нурга илтә!” фестевале “Татавтодор” оешмасының Саба филиалы коллективы сәхнәләштергән Туфан Миңнуллинның “Диләфрүзгә дүрт кияу” спектакле белән ачылды.