Кичә район мәдәният йортында Саба шәһәр җирлеге гражданнары җыелышы үтте

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

  2021нче елның 16нчы февралендә Саба шәһәр җирлегендә яшәүче гражданнарның 2020нче ел йомгаклары буенча җыелышы булып узды. Җыелышта район башлыгы Р.Н.Минниханов, аның урынбасары Р.Р.Закирҗанов, башкарма комитет җитәкчесе М.Р.Ишниязов, оешма, учреждение һәм предприятие җитәкчеләре катнашты. Җыелышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелгән иде:

  1. Байлар Сабасы бистәсендә урнашкан мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, спорт учреждениеләре җитәкчеләренең 2020нче елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясау һәм 2021нче елга алда торган бурычларны яктырткан чыгышы.
  2. Саба шәһәр җирлеге буенча кылынган җинаятьләр  турында 2020нче елга гомуми мәгълүмат һәм төрле хокук бозу очракларын булдырмый калу чаралары турында (докладчы - участок вәкаләтлесе Нигъмәтҗанов Илнар Вәкил улы).
  3. 2020нче елда булган янгын чыгу очраклары һәм янгыннарны кисәтү чаралары турында (докладчы – Татарстан Республикасының Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге эшчәнлеге алып баручы бүлек начальнигы Галимуллин Айнур Рифкат улы).
  4. 2021 елгы янгын куркынычсызлыгы сезонына әзерлек һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча кирәкле чаралар күрү (докладчы – Сабабаш участок урманчысы Зиннәтуллин Илгиз Альберт улы).
  5. Йогышлы авыруларның аерым төрләре һәм этләрне стерильләштерү буенча мәгълүмат (докадчы -  Саба муниципаль районы баш ветеринар табибы Ганиев Зөлфәт Рифкать улы)
  6. Россельхозбанк акционерлык җәмгыятенең “Авыл ипотекасы” программасы белән танышу (докладчы – банкның өстәмә офисы җитәкчесе Билалова Рәзинә Кашафетдин кызы).
  7. Саба шәһәр җирлегенең 2020нче елда башкарган эшләренә отчеты һәм 2021нче елга алга куелган бурычлар турында (докладчы – Саба шәһәр җирлеге башлыгы Хәсәнов Расих Мөбәрәк улы).
  8. Гаризалар карау, тәкъдимнәр тыңлау. 
  9. Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миннихановның йомгаклау сүзе.

  Җыелыш башланганчы, халыкка республикабызның һәм районыбызның ирешкән уңышлары, казанышлары турында видеоролик күрсәтелде. Чыгышлар тәмамлангач, язмача алынган сорауларга җавап бирелде. Соңыннан район башлыгы Р.Н.Минниханов йомгаклау сүзе белән чыкты. Ул 2020нче ел нәтиҗәләре буенча үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм Яңа ел чараларын үткәрү буенча республика конкурсында 2нче призлы урын алган өчен җирлек башлыгы Р.М.Хәсәновка диплом тапшырды, алга куелган бурычлар, көтелгән яңалыклар белән таныштырды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International