2021 елның 15 февралендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 32 ел тула. 13 февраль көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә авыл яшьләре өчен Әфган сугышы ветераннары белән очрашу оештырылды. Очрашуга әфган сугышчылары : Кадиров Наил, Хәбибрахманов Сәүбән, Заһидуллин Әнәс чакырылган иде . Алар Әфганстанда солдатларга һәм офицерларга ничек авыр булуы, әфган халкының совет хәрбиләренә карата нинди карашта булулары турында сөйләделәр. Әфганстанга алар төрле елларда эләккән һәм төрле частьларда хезмәт иткән булсалар да ,яшьләргә күпме охшаш хәлләр һәм очраклар турында сөйли алдылар. Алар шул сугышта һәлак булган Әфган сугышының фаҗигале көннәрен искә төшерделәр, яшь буынны үз Ватаннарын яратырга һәм аны лаеклы яклаучылар булырга өндәделәр. Очрашуда катнашучылар һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Яшьләр өчен бу онытылмас очрашу йөрәкләрдә онытылмас эз калдырды.