ТАТАРСТАН РОСРЕЕСТРЫ БИЗНЕС ӨЧЕН ДӘҮЛӘТ ХЕЗМӘТЛӘРЕ КҮРСӘТҮ ВАКЫТЫН КЫСКАРТТЫ

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең вакыты кыскартылды. Әйтик, күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән алыш – бирешләрне теркәү срогы закон белән билгеләнгән 9 эш көненнән 5 көнгә кадәр кыскартылган (өлешләп төзүдә катнашу килешүләреннән тыш); күчемсез милек объектын дәүләт кадастр исәбенә бер үк вакытта куйганда һәм хокукларны дәүләт теркәвенә алганда-12 эш көненнән 9 көнгә кадәр кыскартылган.

"2020 елда Татарстан Росреестрына кече һәм урта бизнес вәкилләреннән 16 меңнән артык документлар пакеты бирелгән, 99% очракта дәүләт регистраторлары тарафыннан алынган гаризалар буенча уңай карар кабул ителгән, димәк, безгә мөрәҗәгать иткән барлык эшкуарлар да диярлек кыска вакыт эчендә күчемсез милек белән операцияләр үткәргән. Инде башланган елда ук безгә 1300 документ килде, - дип шәрехли Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова. – Без кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча чараларда актив катнашабыз, хезмәт күрсәтүнең сыйфаты - эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрен һәм күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую һәм теркәү иң югары дәрәҗәдә булуга омтылабыз. Безнең фикеребезчә, хокукларны дәүләт теркәве срокларын кыскарту – бизнес алып бару өчен уңай шартлар тудыруга һәм тулаем Татарстанда инвестицион климатны яхшырта торган иң нәтиҗәле чараларның берсе».

Мөһим! Кыскартылган сроклардан файдалану өчен, документларны КФҮ аша тапшырганда, электрон чират терминалы аша кабул итүгә язылганда, кече һәм урта бизнес субъектлары өчен генә билгеләнгән аерым кнопкага басып, махсус талон алырга кирәк. Бу КФҮ хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итүчене КУЭ субъекты буларак билгеләргә һәм документларны кабул иткәндә теркәлүнең кыскартылган срокларын күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.

Барлык килеп туган сораулар буенча, шул исәптән документларны теркәү алдыннан әзерләү буенча, юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр, кадастр исәбенә куярга һәм эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен билгеләнгән торак булмаган күчемсез милек объектларына, шулай ук мондый объектлар астындагы җир кишәрлекләренә милек хокукын теркәргә теләүчеләр Татарстан Росреестрына 8(843)255-24-20 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар (көн саен эш вакытында). Моннан тыш, актуаль мәгълүмат белән Росреестрның рәсми сайтында танышырга мөмкин. rosreestr.tatarstan.ru ("кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен" Бүлегендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International