Хоккей - спортның иң популяр кышкы төрләренең берсе

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

Хоккей - спортның иң популяр кышкы төрләренең берсе. Бу уен өлкәннәргә дә, балаларга да ошый. Реакция һәм хәрәкәтләрне яхшы координацияләүне үстерә. Шулай ук уен ихтыяр көче, чыдамлык, дисциплиналылык һәм оешканлык тәрбияләргә ярдәм итә. Чөнки бу команда уены-уенчылар коллектив белән хезмәттәшлек итәргә һәм тиз арада карарлар кабул итәргә өйрәнә.

    Эзмә авыл җирлегенең хоккей командасы авыл җирлекләренең ир-ат командалары арасында алкалы хоккей буенча Саба муниципаль районы Чемпионатында актив һәм нәтиҗәле катнаша. 2021 елның «07» февралендэ Эзмә авылында чираттагы хоккей уеннары булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International