Спортның кышкы төрләре буенча Бөтенроссия махсус олимпиадасы ярышлары

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

3-7 февральдә Казан шәһәрендә спортның кышкы төрләре буенча Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия Спартакиадасы ярышлары узды. Саба спортчылары чаңгы ярышлары һәм фигуралы шуу буенча ярышларда катнаштылар. Алар бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр:

Чаңгычы Богданов Владимир "ирекле стиль 5 км" категориясендә 2 нче урынны алды, ә "ирекле стиль 2,5 км" категориясендә 3 нче урынны алды. Тренер Миңнегулов Руслан Рөстәм Улы.

Фигуралы шуу остасы Сәйдәш Кашапов алтын медаль яулады һәм Бөтендөнья Махсус олимпиадасына юллама алды. Шулай ук безнең район фигуристлары Хөснетдинов Ринат (4 урын) һәм Тимергалиев Рәсим (5 урын) команда резервына эләктеләр. Тренер Романова Анна Владимировна. Безнең фигурачылар 2022 елда Казан шәһәрендә узачак Бөтендөнья Махсус Олимпиадасында Россия Федерациясе командасында булачак.

Спортчыларыбызны чын күңелдән ярышларда уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм киләчәктә дә җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International