Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йортында «Кышкы пейзаж» темасына рәсем ясау шөгыле

2021 елның 5 феврале, җомга

2021 елның 1 февралендә « Югары-Утар акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында»  уртанчылар төркемендә тәрбияче Эзекова Энҗе Рафаэл кызы кышкы пейзаж дигән темага рәсем шөгыле үткәрде.

Максат: кәгазь йомарламын басып төшерү алымы белән таныштыру. Балаларда матурлык хисен , туган табигатькә мәхәббәт тәрбияләү. Кыш турында белемнәрен гомумиләштерү. Кулларның вак моторикасын , күз хәтерен , күз алдына китерү сәләтен, фантазияне үстерү.

Бөтен дөняны ап-ак бураннарга урап кышнын февраль ае да килеп җитте. Кышкы урман бигрәк матур һәм серле. Кыш агачларга кашларына кадәр ап-ак бүреклер кидереп куйды, ботакларына мамык бияләйләр кидерде.Тыныч һәм горур торалар урман гүзәлләре. Зифа ак каеннар, гүя, урман кырыена , алан тирәли әйлән-бәйлән уйнарга чыккан кебек. Аларга кыш ак челтәр шәлләр япкан. Көмеш бәсле ботакларына энҗе утлар кабындырган.

Менә бер заман һавада күбәләктәй кар бөртекләре күренде. Алар әкрен генә тирбәлешеп җиргә төштеләр. Алмаздай тирә –юньдә елтырыйлар.Урман тып-тын .Ул нәкъ әкияттәге кебек.

Тәрбияче апалары балаларга бу матурлыкны рәсемгә төшерергә тәкъдим итте.

Йомарланган кәгазь ярдәмендә балалар кар өемнәрен, агач ботакларын ясадылар.

-Әйдегез әле балалар хәзер рәсемнәрне карап кышкы урман белән хозурланыйк. Күрегезче , нинди матур кышкы урман килеп чыкты.

Балаларга бу шөгыль бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International