“Симет" хуҗалыгында отчет җыелышы узды

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

30 гыйнвар көнне  “Симет” хуҗалыгында 2020 ел нәтиҗәләре, 2021 елга куелачак бурычлар буенча отчет җыелышы узды. Анда Саба  муниципаль районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хәсәншин Гафур Шәйхулла улы катнашты.

   “Симет” ҖЧҖнең 2020 елда башкарылган эшчәнлеге белән хуҗалык җитәкчесе Зәйнетдинов Шамил Җәмил улы таныштырды.

   Җыелыш ахырында, “Симет” хуҗалыгының алдынгы хезмәткәрләре бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International