Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Галиев М.И. Килдебәк урта мәктәбендә булды

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

30  гыйнварда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы Галиев Марат Ибраһим улы Килдебәк урта гомуми белем бирү мәктәбенә килде. Марат Ибраһим улы мәктәп ашханәсенең эше һәм укучыларның туклануының сыйфаты белән танышты. Шулай ук, эш барышында, депутат ашханә эшчеләре, укытучы, укучылар белән аралашып, аларның туклануны оештыру һәм ризыкның сыйфатына бәйле фикер-тәкъдимнәрен дә тыңлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International