Әдәби сәгать: "Тел - тарих көзгесе"

2021 елның 30 гыйнвары, шимбә

30 гыйнвар көнне  Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган "Тел - тарих көзгесе" исеме астында әдәби сәгать үткәрделәр.

Китапханәче укучыларга һәр телнең матур һәм бай булуы турында сөйләде. Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып, соңгы сулышына кадәр, тел һәм сүз – кешенең аерылгысыз юлдашы. Телнең төп материалы – сүз. Ачык, дөрес итеп сөйли белмәсәң, иң ялкынлы хисләр дә кешеләргә барып җитә алмый.

   Шулай ук укучылар китап, тел темасына кагылган биремнәрне бик оста итеп үтәп, зирәклекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр.

Чарага йомгак ясап, китапханәче тагын бер кат безнең телебезнең бөеклеген һәм байлыгын, дәрәҗәсен сакларга кирәклеген ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International