"Зарарлы гадәтләргә каршы көрәш турында чын күңелдән сөйләшү" дип исемләнгән әңгәмә

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

23 гыйнвар көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Зарарлы гадәтләргә каршы көрәш турында чын күңелдән сөйләшү" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Очрашуда яшьләр нәрсә ул гадәт, нинди гадәтләр файдалы булып санала, ә кайсылары сәламәт булырга комачаулый икәнен белделәр. Балалар Тәмәке тарту, алкоголь, наркомания һәм токсикомания кебек зарарлы гадәтләр һәм сәламәтлек өчен аеруча куркыныч булган зарарлы гадәтләр турында искә төшерделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International