Ленинград блокадасы каһарманлык үрнәге

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

27 январь көне совет халкының кабатланмас батырлыгы һәм изге  Ватанына тугрылык үрнәге булгарак тарихка кереп калган.  Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул вакытта бу совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын  җиңүгә ышанычын да күрсәтте. Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре  әлеге уңайдан  укучылар белән берлектә «Ленинград блокадасы каһарманлык үрнәге»  дигән исем астында тарих сәгате уздырылды. Укучыларга әлеге исем астында тематик китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Китапханәче Н. Карбискаяның Ленинград блокадасына багышлап язылган «871 день» дигән китабына нигезләнеп, укучыларга  шәһәр халкы  кичергән  авырлыклар  турында  сөйләде. «Тормыш юлы», «Блокада икмәге» турындагы мәгълүматны да балалар зур кызыксыну белән тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International