Семинар-киңәшмә

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

20 нче гыйнварда Җаваплылыгы чикләнгән “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиясенең Килдебәк бригадасы базасында район авыл хуҗалыгы предприятияләре җитәкчеләре һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашында терлекчелек буенча семинар-киңәшмә булып үтте. Киңәшмәдә шулай ук Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Минниханов һәм район авыл җуҗалыгы җитәкчесе Г.Ш. Хасаншин да катнаштылар. Семинар-киңәшмәдә җитәкчеләр һәм белгечләр терлекчелек буенча 2020 нче елга нәтиҗәләр ясадылар. Эшчәнлеккә нәтиҗә, анализ ясаганда хуҗалыкларда булган кимчелекләр һәм эшнең нәтиҗәлелегенә игътибарны арттыру турында сүз барды. Семенар-киңәшмәне йомгаклап, район башлыгы Р.Н. Минниханов, хуҗалык җитәкчеләренә терлекчелектә цифарлы технологияләрне киңерәк һәм нәтиҗәле куллану бурычын куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International