Беренче уңышлар

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Хезмәт төбе- хәзинә! Нәкъ шушы сүзләр безнең  Олыяз  «Чәчкә» балалар бакчасында тәрбияләнүче Хуҗиәхмәтов Ризван Искәндәр улына туры килеп тора. Алты яшь булуына карамастан, Ризван спорт өлкәсендә яхшы уңышларга һәм нәтиҗәләргә ирешә. Әлбәттә ул моңа үзененең тырышлыгы һәм тренеры Хуҗиәхмәтов Ильяс Мәүлид улы  ярдәмендә ирешә. Көрәш буенча узган Яңа ел  турнирында Ризван  III  өченче урынны яулый һәм мактау грамотасы белән бүләкләнә. Без аның белән горурланабыз, киләчәктә тә дә зур уңышларга ирешүен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International