Байлар Сабасы бистәсендәге чишмәләрнең суы лаборатор тикшерүгә җибәрелде

2021 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

   Чишмәләр – яшәү чыганагы, шуңа да соңгы вакытта бистәбездә чишмәләрне төзекләндерүгә зур игътибар бирелә. Халык аеруча яратып йөри торган Байлар Сабасы бистәсенең Ключевой тыкрыгында урнашкан Кәли чишмәсе төзекләндерелгәннән соң, аның суын кулланучылар тагын да артты. Шуны истә тотып һәм халык соравы буенча, “Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Саба, Кукмара һәм Мамадыш районнарындагы филиалы хезмәткәрләре тарафыннан бистәдә яңартылган 4 чишмәнең суы лаборатор тикшерүгә җибәрелде. Аның нәтиҗәләре чишмәгә керү юлында мәгълүмат формасында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International