2021нче елның гыйнвар аенда үзләренең матур юбилейларын билгеләп үтүчеләр аз түгел. Шуларның иң хөрмәткә лаеклылары - 90 яшькә килеп җитүчеләр. Тормыш авырлыгына бирешмичә, күңел көрлеген һәм яшәү дәртен саклап гомер итүче өлкәннәребез алар. Байлар Сабасы бистәсендә яшәүче Зәйнетдинова Тәгъзимә Кәримулла кызы белән Сәхәбетдинов Рамазан Сәхәбетдин улына бәйрәм котлауларын Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Мөбәрәк улы Хәсәнов җиткерде.