Байлар Сабасында яшәүче Гөлсылу Йосыповага - 90 яшь

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

    Яңа ел башлана да бетә, ак карлы кыш та килә дә китә, ә менә үзләренең гомер юлларын безгә үрнәк булырлык итеп үткән, һәр туган көнгә сөенеп гомер итүче ак әбиләребез безнең янәшәдә яши. Бу көннәрдә Байлар Сабасы бистәсендә яшәүче Йосыпова Гөлсылу Нурислам кызына 90 яшь тулды. Авыр тормыш юлы үтсә дә, рух ныклыгын һәм яшәү дәртен югалтмаган ак әбине Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Мөбәрәк улы Хәсәнов  котлап, изге теләкләрен җиткерде һәм бүләк тапшырды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International