Экологик сәяхәт

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Табигать кочагында саф һавада булу балаларның сәламәтлеген ныгыта, үзләре яшәгән тирәлекнең матурлыгын күрергә ярдәм итә. Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре «Китапсөярләр» клубы членнары белән табигать кочагына экологик сәяхәткә бардылар. Укучылар  белән табигать күренешләренә багышланган мәкаль, әйтемнәрдән  тапкырлык сәгате узды. Катнашучылар чана шуу ярышында катнашып иң оста шуучы укучыны билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International