Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән таудан чана шуу оештырдылар

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Кышын өйдә утыра торган  вакыт түгел. Тау шуудан башка нинди кыш булсын  соң?  Чаналарны алып,  дуслар белән бергә карлы тауга йөгерергә кирәк. Таудан шуып төшеп китү – безнең һәркайсыбыз өчен иң күңелле һәм «кискен сюжетлы» балачак хатирәләренең берсе. Элекке  заманнарда ук таудан шуган  вакытта  балалар үсеш өчен көч ала,  дип юкка гына саналмагандыр. Шуны исәпкә алып,  9 гыйнвар көнне Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре  балалар белән таудан чана  шуу оештырдылар. «Кем тизрәк» яки «кем ераграк»  кебек  ярышлар тау  шууны балалар өчен тагын да  мавыктыргыч итте. Ә менә паровоз кебек бер-берсенә тагылып  шуу барысының  да күңеленә хуш килде. Бу чарадан барысы да яхшы кәеф һәм күңел күтәренкелеге алдылар. Соңыннан конкурсларда һәм уеннарда катнашкан өчен балаларга  татлы призлар өләшенде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International