Саба муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Альбина Нәкыйп кызы Сираҗетдинова ярдәме белән 2019 нчы елда Саба муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы «Коммерцияле булмаган оешма һәм ачык хакимият органнарының иң яхшы архивы» бәйгесендә катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча «IT-архив» проекты белән без мактаулы өченче урынны алдык һәм 500000 сум күләмендә грантка лаек булдык.
Грант кысаларында бик күп эшләр башкарылды. Финанс-бюджет палатасы архивы өчен программа эшләнде. Әлеге программаның максаты-архив эшен оптимальләштерү. Программага 6830 дело кертелде. Программа ярдәмендә кирәкле делоны эзләү бик кыска вакытны алып тора. Ә «Коммерцияле булмаган оешма һәм ачык хакимият органнарының иң яхшы архивы» гранты буенча барлык эшләр барышында барлыгы 8000нән артык дело карап тикшерелде.
Әлеге конкурста катнашу мөмкинлеге биргән өчен оештыручыларга зур рәхмәт.