Коррупциягә - юк дип әйтик!

2021 елның 10 гыйнвары, якшәмбе

Коррупция - җәмгыятьтәге җитди проблемаларның берсе.

8 гыйнвар көнне Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, яшьләр өчен «Коррупциягә - юк дип әйтик! " дип исемләнгән коррупциягә каршы темага интеллектуаль - хокукый ринг үткәрделәр. Башта "коррупция" төшенчәсе аңлатылды, аның төрләре һәм формалары, шулай ук аның барлыкка килү сәбәпләре һәм аңа каршы көрәш алымнары турында сөйләнелде. Интеллектуаль турнир вакытында яшьләр коррупция үсешенә нинди факторлар йогынты ясавы һәм аның белән ничек көрәшергә мөмкин икәнлеге турында фикер алыштылар. Коррупция гамәлләренә бәйле конкрет хәлләр мисалында, алар законны бозмау һәм җинаятьне булдырмау өчен ничек эшләргә кирәклеген өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International