Туктар авылында хоккей турниры

2021 елның 9 гыйнвары, шимбә

Яңа ел каникуллары вакытында Туктар авыл клубы мөдире Гүзәлия Мәүлитова  авыл яшьләр белән бергә итектән хоккей турниры оештырдылар. Турнирда барлыгы 5 команда катнашты. Киренке уеннар нәтиҗәсендә күчмә кубокка “Ялкын” командасы ия булды. Уеннар тәмамлангач уенчылар һәм кунаклар бергә-бергә учакта пешкән аштан, шашлыктан авыз иттеләр, кайнар чәй белән сыйландылар. Туктар авылы яшьләре ,бәйрәм ялларын,менә шулай,бергә күңелле һәм файдалы итеп үткәрәләр .   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International