Балалар өчен бәйрәм

2021 елның 9 гыйнвары, шимбә

Яңа Ел - балалар өчен иң көтеп алган һәм куанычлы бәйрәмнәрнең берсе. Яңа ел бәйрәменә балалар бик тырышып әзерләнәләр: Кыш Бабайга хатлар язалар, рәсемнәр ясыйлар, бәйрәм кичәсенә киемнәр әзерлиләр һәм могҗиза көтәләр.

   7 гыйнвар көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре  «Яңа Ел җир шары буенча атлый»  исеме астында балалар өчен яңа ел кичәсе оештырдылар. Бәйрәмгә килгән балалар рәхәтләнеп уйнадылар, җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм балаларның күңелләренә хуш килде, ахырдан аларның барысына да истәлеккә бүләкләр өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International