2021 елның 4 гыйнварында Югары Утар балалар йорты -интернатында тәрбияче Тимергалиева Рузилә "Әкиятләр, могҗизалар һәм тылсымлык вакыты" темасына әңгәмә үткәрде.
Максат: балаларда китап һәм әкиятләргә карата кызыксыну уяту.
Барлык балалар да әкиятләр ярата . Без дә, өлкәннәр дә, бик теләп тылсымлы тарихларны укыйбыз. Әкият балага әкият геройларының үз-үзләрен тотышына һәм гамәлләренә читтән карарга ярдәм итә .
Әңгәмә башында тәрбияче балаларны китап һәм аның әкиятләре, язучылары белән таныштырды. Бик кызыксынып персонажларның иллюстрацияләрен карадылар, ә инде анан соң тәрбияче апалары әкият укыды. Балалар бик рәхәтләнеп әкият тыңладылар.