Яңа елны каошы алу

2021 елның 3 гыйнвары, якшәмбе

31 декабрь көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә Яңа ел бәйрәме уздырдылар. Кичәне тантаналы рәвештә мәдәният хезмәткәрләре ачып җибәрде. Традиция буенча сүз авыл җирлеге башлыгы Заһидуллин Н.Н. бирелде. Кышның төп тылсымчылары-Кыш бабай белән Кар кызы – шулай ук 2021 ел символы-үгез,  кунакларны  бәйрәм белән котладылар.  Алар бәйрәм дәвамында катнашучылар белән күңел ачтылар. Чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, төрле уеннар һәм конкурслар үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International