Ел саен Саба районында район оешмалары һәм предприятиеләре арасында отчет-иҗат концертлары уза. 2020 елда концертлар «Буыннар чылбыры»-«Буыннар бәйләнеше»дигән девиз астында үтте. 6 март көнне Кече Кибәче авыл клубында Финанс-бюджет палатасы, Үзәкләштерелгән бухгалтерия һәм Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаментының Саба районындагы территориаль бүлегенең отчет-иҗат концерты булып узды. Конкурс нәтиҗәләре буенча Финанс-бюджет палатасы һәм Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаментының Саба районындагы территориаль бүлеге Гран при белән бүләкләнде. Барлык катнашучыларны чын күңелдән котлыйбыз! Сез булдырдыгыз!