Финанс – бюджет палатасы Кыш бабайлар парадында

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

    Саба районында ел саен күңелле Яңа ел бәйрәме – Кыш бабайлар парады уза. Саба муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы коллективы бәйрәмдә һәрвакыт актив катнаша. Бу ел да искәрмә түгел.  Төрле җәнлек костюмнары киеп йөрүдән тыш, Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре үзләренең бию һәм театраль осталыкларын да күрсәттеләр. Күңелле биюләр белән без тычкан елын озаттык. Үгез һәм тореадорның истә калырлык чыгышы, безнең кызлар башкаруындагы Испан биюе беркемне дә битараф калдырмады. Бу күңелле һәм искиткеч тамаша нәтиҗәләре буенча, Финанс-бюджет палатасы Кыш Бабайлар парадында мактаулы 1 урынга лаек булды. Бу парадта иң кунелле чыгыш булды. Шулай ук Яңа ел чыршысын бизәгән өчен Финанс-бюджет палатасы кызыксындыру бүләге алды. Барлык катнашучыларны чын күңелдән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International