Иҗадый остаханә

2020 елның 29 декабре, сишәмбе

Без барыбыз да, өлкәннәр һәм балалар, түземсезлек белән иң яраткан бәйрәмебез – Яңа елны көтеп алабыз! Балалар бүләк иткән иң кадерле бүләкләр, үз куллары белән башкарылган эшләр.  Балалар рәсемнәре, аппликацияләр, эшләнмәләр иң мактаулы урыннарны били һәм бик озак саклана.

     28 декабрь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе балалар бакчасында  балалар белән Яңа ел алдыннан «Кыш Бабай остаханәсе»  исеме астында мастер-класс оештырды. Китапханәче балаларга Кар бабайның ничек барлыкка килүе турында сөйләде, балалар белән бергә ул искә алына торган әдәби әсәрләрне искә төшерделәр. Балалар кар бабайлары, яңа ел веногы, кар бөртекләре һәм бүләкләр салыр өчен тартма ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International