Иштуган урта мәктәбендә математика, информатика һәм физика атналыгы булып узды. Укучыларның игътибарына мавыктыргыч уеннар, викториналар, бәйгеләр, кызыклы шаярулар, көтелмәгән физико-математик ситуацияләрдә зирәк чишелешләр тәкъдим ителде. Әлеге атналыкта балалар дәрестә дә, тәнәфестә дә математика фәне белән кызыксындылар. Атналык файдалы һәм кызыклы итеп үткәрелде.