Пенсионерлар арасында өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы беренчелеге.

2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

2020 елның 23 декабрендә Казан шәһәрендә пенсионерлар арасында өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы беренчелеге үткәрелде. Саба муниципаль районы командасын Шәмәрдән егете Михаил Карамышев һәм Раилә Низаметдинова тәкъдим итте. Шәхси зачетта Карамышев Михаил барлык көндәшләреннән дә 1 урынны яулады, Низаметдинова Раилә 5 урынны яулады. Команда беренчелегендә безнең пенсионерлар Казан шәһәре командасыннан соң икенче булды. Призерларга грамоталар һәм кубокларны Россия Пенсионерлар берлегенең республика бүлекчәсе рәисе Любовь Николаевна Мишина тапшырды. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International