Байлар Сабасы бистәсенең халык телендә “Кәли чишмәсе” дип йөртелүче чишмәсендә күләмле төзекләндерү эшләре башкарылу турында хәбәр иткән идек инде. Биредә су алу өчен дә, салкын суда коенып, сәламәтлеген ныгытырга теләүчеләргә дә барлык уңайлыклар тудырылган. Чишмә үзе дә, аңа алып бара торган юл да тулысынча яктыртылган. Төзекләндерү эшен шәхси эшмәкәр И.Ф.Нәбиуллин башкарды. Төзекләндерүнең бер өлеше җирле халыктан 2020нче ел өчен җыелган үзара салым акчасы хисабыннан финансланды.