Саба яшьләре уңышлары белән куандыра

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

Бүген, 22 нче декабрь көнне, Казан шәһәрендә кадрлар әзерли торган "Вверх" дип аталган республика бәйгесенең финалистларын тәбрикләү тантанасы булып узды. Әлеге чарада Саба районыннан Саба муниципаль районы Яшьләр парламенты рәисе Айнур Халиев та катнашты. Айнур әлеге чараның барлык сынауларын узып, финалист булды. Дипломнарны һәм Яшьләр министрлыгында стажировка узу өчен таныклыкны аларга Яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов  тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International