Рәсемнәр конкурсы

2020 елның 20 декабре, якшәмбе

19 декабрь көнне Килдебәк авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, "Яңа ел хыялы" дип исемләнгән балалар рәсемнәре конкурсы үткәрелде. Рәсем ясау осталыгында яшь рәссамнар ярышты. Балаларның рәсемнәре оригиналь булуы белән аерылып торды. Конкурста кемнең җиңүе дә бик мөһим түгел иде. Иң мөһиме-балаларның Яңа ел бәйрәмен сөенеп каршы алулары, аларны китапханәгә җәлеп итү. Шулай ук китапханәче балаларга кыш турында шигырьләр, әкиятләр укыды.

Барлык балаларга да  татлы бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International