Полиция хезмәткәрләре катнашыннан башка юл-транспорт һәлакәте турында документлар рәсмиләштерү буенча белешмәлек

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Әлеге белешмәлек юл-транспорт һәлакәтендә катнашучылар булган һәм шуңа бәйле рәвештә төрле гамәлләр башкарырга тиешле машина йөртүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен билгеләнгән. Шуларның берсе-зыян күрүчеләрнең тормышына,сәламәтлегенә яки мөлкәтенә китерелгән зыянны киләчәктә каплау өчен кирәкле документларны рәсмиләштерү.

Россия Федерациясе законнарында юл-транспорт һәлакәте урынында машина йөртүчеләрнең төрле вариантлары каралган. Берничә катнашучы (икедән артык) булган юл-транспорт һәлакәтендә, зыян күрүчеләр яки һәлак булучылар булганда, шулай ук транспорт чараларына һәм башка затларның мөлкәтенә зур зыян килгән очракта, юл-транспорт һәлакәте урынына хокук саклау органнары хезмәткәрләре, кирәк булганда - медицина хезмәтләре, Россия ГТХМ хезмәткәрләре һ. б. килергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International