2020 нче елның 13 нче декабрендә Саба районы Шәмәрдән авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Чиякова Зоя Филипп кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы килгән иде, ул юбилярга Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның котлау хатын тапшырды, Шәмәрдән авыл җирлеге сәркәтибе һәм Саба муниципаль районының «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль эш буенча белгече дә юбилярны котладылар. Юбилярыбызга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, озын гомер, сәламәтлек һәм якыннарының кайгыртуын теләделәр. Иң ихлас котлауларны һәм иң изге теләкләрне тыңлап, Зоя Филипп кызы үзенең озын һәм авыр тормышы турында хатирәләре белән уртаклашты. Саубуллашканда юбиляр чын күңелдән аның өчен вакыт тапканнары, игътибар һәм хөрмәт өчен кунакларга рәхмәтен белдерде.