Конституция – төп закон

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

«12» декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Конституция көнен билгеләп үтә. Конституция — төп закон ул. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисадый корылыш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән. Әлеге уңайдан Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре  «Конституция – төп закон» дигән исем астында хокукый-мәгълүмат сәгате уздырдылар. Укучыларга илебезнең төп законы турында бай мәгълүмат җиткерелде,электрон презентация,китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чараның икенче  өлешендә  рәсем  конкурсы уздырылды. Катнашучыларга  истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International